

Бүген, 12 декабрьдә, Русия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин тышкы икътисади эшчәнлекне үстерү буенча стратегик сессия үткәрде. Анда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров видеоэлемтә режимында катнашты.
Михаил Мишустин әйтүенчә, чит ил партнерлары белән нәтиҗәле хезмәттәшлек Русиядә күп процессларга, шул исәптән инвестицияләр җәлеп итүгә, сәнәгатьне үстерүгә, инновацияләрне кертү темпларына, халыкның керемнәренә йогынты ясый.
“Узган ел ахырында Президент дустанә илләрдән перспективалы партнерлар белән тышкы икътисади хезмәттәшлекне киңәйтү бурычын куйды. Безнең товар әйләнешендә мондый дәүләтләр саны үсә. Санкция басымына карамастан, хезмәттәшлекне җитди ныгыту бара”, – диде Мишустин.
2030 елга товар әйләнешендә дустанә илләр өлеше 90 процентны узып китәргә мөмкин, дигән фикердә ул.
“Русияне тыеп торырга теләүчеләрнең роле бүген минимумга кыскарып бара. Әлбәттә, алар белән хезмәттәшлекне бөтенләй өзү дөрес булмаячак. Безнең белән конструктив мөнәсәбәтләрне дәвам итәргә теләүче чит ил партнерларына Русия ишекләре ачык дип бер генә әйтмәдек”, – диде Хөкүмәт рәисе.
Бу хакта тулырак: https://glavarb.ru/rus/press_serv/novosti/172895.html