Барлык яңалыклар
Икътисад
5 декабрь 2023, 15:38

Җир участогы алу гадиләштерелә

Башкортстан Хөкүмәте премьер-министры Андрей Назаров район һәм шәһәр округлары башлыклары белән очрашты һәм оператив киңәшмә үткәрде. Анда сүз инвестиция проектларын гамәлгә ашыру өчен җир участокларын әзерләү турында барды.

Җир участогы алу гадиләштерелә
Җир участогы алу гадиләштерелә

Башкортстан Хөкүмәте премьер-министры Андрей Назаров район һәм шәһәр округлары башлыклары белән очрашты һәм оператив киңәшмә үткәрде. Анда сүз инвестиция проектларын гамәлгә ашыру өчен җир участокларын әзерләү турында барды.

Премьер-министр әйтүенчә, бүгенге кундә эшкуарлыкны хуплау һәм аңа ярдәм итү буенча зур комплекслы эш алып барыла. Салым льготалары киңәйтелде, документ әйләнеше гадиләштерелде һәм гаризаларны карау вакыты кыскарды. Безнең “30+30” формуласы федераль дәрәҗәдә дә югары бәяләнде: проектны карауга 30 көн һәм җир участогы бирү өчен 30 көн вакыт бирелә. Быел республика инвестиция комитетының 18 киңәшмәсе булган, анда 128 млрд сумлык 79 проект каралган.

Республиканың җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Натал Полянская әйтүенчә, аукцион үткәрми генә җир участогы сораучылар күбәйгәннән күбәя. Җир участокларын бүлеп биргәндә, берничә федераль – граждан, җир, урман, су, тирә-як мохитне саклау турындагы законнарны бозмау күз уңында тотыла. Киңәшмә азагында Андрей Назаров министрлыкка норматив хокукый актларга үзгәрешләр кертүне әзерләргә кушты.

Чыганак:pravitelstvorb.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: