Барлык яңалыклар
Икътисад
30 ноябрь 2023, 13:33

Халык саулыгын саклау – мөһим бурыч!

   Кичә туры эфирда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның “Туры линия” үткәрүе уңаеннан “Яшел чаукалык” шифаханәсенең дәвалау эшләре буенча директор урынбасары Наил Нур улы Сафиуллин үз фикерләрен белдерде.

Халык саулыгын саклау – мөһим бурыч!
Халык саулыгын саклау – мөһим бурыч!

   Кичә туры эфирда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның “Туры линия” үткәрүе уңаеннан “Яшел чаукалык” шифаханәсенең дәвалау эшләре буенча директор урынбасары Наил Нур улы Сафиуллин үз фикерләрен белдерде.

   -Халык белән туры бәйләнешләр үткәрү бик кирәкле алым Һәм Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров моны яхшы аңлый.

   Мин һәрвакыт кызыксыну белән күзәтеп барам һәм быелгы “Туры линия” аеруча нәтиҗәле булды дип уйлыйм. Республика Башлыгы җәмгыятебезнең төрле өлкәләренә үз эченә алган сорауларга җавап бирде һәм мин аларның барсы да якын киләчәктә уңышлы хәл ителәчәгенә ышанам.

   Соңгы елларда республикада халык саулыгын саклау максатында күп эшләр башкарыла. Көн саен диярлек теге яки бу районда ФАПлар ачыла (моннан берничә еллар элек халык аларның ябылуына зарлана иде), шәһәр һәм район дәваханәләрендә заманча яңа корылмалар урнаштырыла, табибның авыруларны кабул итү вакыты тәртипкә салынган: элекке кебек белгеч кабинеты янында су буе чиратлар юк.

   Болар барсы да Башкортстан Башлыгының тынгысыз һәм җаваплы хезмәте нәтиҗәсендә булдырыла. Киләчәктә дә халык сәламәтлеген саклау безнең республикада өстенлекле юнәлеш булып калыр дип ышанам.

 

 

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: