Барлык яңалыклар
Икътисад
30 ноябрь 2023, 13:01

Без моңа ирешәчәкбез дә!

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның кичә туры эфирда үткәргән “Туры линиясе” 4 сәгатьтән артык дәвам итте. Ул анда халыкны борчыган, тормышның төрле өлкәләренә караган күп сорауларга җавап бирде.

Без моңа ирешәчәкбез дә!
Без моңа ирешәчәкбез дә!

    Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның кичә туры эфирда үткәргән “Туры линиясе” 4 сәгатьтән артык дәвам итте. Ул анда халыкны борчыган, тормышның төрле өлкәләренә караган күп сорауларга җавап бирде.

    “Туры линия”не тыңлаганнан соң Башкортстанда билгеле кешеләрнең күңелендә нинди уйлар туган? Без әнә шул хакта белештек.

   Башкортстанның халык, Татарстанның атказанган артисты Идрис Батыршәех улы Кәлимуллин:

   -Беренче чиратта, бу сөйләшү бүген җәмгыятебезнең оешканлыгын күрсәтә. Махсус хәрби операция барган чорда илебездә власть белән халыкның бердәм булуы шатландыра.

   Республика Башлыгының СВОга зур ярдәме, шул ук вакытта Уфадагы юлларның торышын һ.б. проблемаларны да кайгыртуы аның республиканың барлык өлкәләрендә дә хәбәрдар булуын күрсәтә.

   Республика күзгә күренеп уңай якка үзгәрә: әле кичә генә хыял да итә алмаган нәрсәләр бүген тормышыбызны ямьли. Киләчәктә тагын да зуррак уңышларга ирешеп яшәргә лаек безнең халык. Һәм без моңа ирешәчәкбез дә!

   Радий Фәрит улына җаваплы хезмәтендә уңышлар, гаилә бәхете телим.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: