Барлык яңалыклар
Икътисад
29 ноябрь 2023, 22:20

Уфада андый пансионат төзелерме?

   Уфада яман шеш белән чирләүчеләрнең туганнары өчен пансионат булдырылуы ихтимал.

Уфада андый пансионат төзелерме?
Уфада андый пансионат төзелерме?

   Уфада яман шеш белән чирләүчеләрнең туганнары өчен пансионат булдырылуы ихтимал.

   “Туры линия” кысаларында БР Башлыгы Радий Хәбиров бу уңайдан шулай дип белдерде.

   “Бу мәсьәләне мин яхшы беләм. Анда бик күп кешеләр килә. Шуңа күрә дә республика тәүгеләрдән булып төбәкара онкология үзәкләре булдырды. Ерак районнарда яшәүчеләрне Уфага йөртеп интектермәс өчен без төбәкара үзәкләр булдырдык, анда алар барлык кирәкле дәвалануны үтә ала,- диде Радий Хәбиров.- Хәзер без ПЭТ-үзәкнең җитәкчелеге белән аларның  пансионат төзү мөмкинлеген табулары хакында сөйләшүләр алып барабыз. Бу дәүләт бурычы түгел, ә бизнес бурычы. Әлегә алар акчаларын саныйлар һәм уйланалар”.

Фото: all-pansionat.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: