Барлык яңалыклар
Икътисад
29 ноябрь 2023, 22:39

Әр-Рахим мәчете кайчан төзелеп бетәр?

   Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Туры линия” вакытында Әр-Рахим мәчете һәм Уфаның борынгы шәһәр калдыклары язмышы турындагы сорауларга җавап бирде.

Әр-Рахим мәчете кайчан төзелеп бетәр?
Әр-Рахим мәчете кайчан төзелеп бетәр?

   Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Туры линия” вакытында Әр-Рахим мәчете һәм Уфаның борынгы шәһәр калдыклары язмышы турындагы сорауларга җавап бирде.

   Төбәк Башлыгы әйтүенчә, республика җитәкчелегенең халыкка борчылу тудырырга һич тә теләге юк һәм әлегә православие храмын төзү эше туктатылган.

   “Без бу мәсьәлә турында Андрей Назаров белән фикер алыштык. Аның тәкъдиме анда депозитарий төзү. Хәлне ялгыш аңларга кирәкми – анда – храм төзергә планлаштырылган урында – мәдәни катлам юк, аны чыгарып бетергәннәр,- диде Хәбиров.- Мөселманнарның таләп итүен дөрес дип уйлыйм: нәрсә әле сез тагын бер храм төзисез, тәүдә Әр-Рахим мәчетен төзеп бетерегез,- ди алар. - Мин инде әйттем: әлеге проект белән шәхсән үзем шөгыльләнәчәкмен. Хәзер без детальләп ачыклыйбыз, чөнки 2005 елдан алып күп вакыйгалар үткән һәм без мәчет бинасында  төзәтә алмаслык югалтулар була күрмәсен дип куркабыз...

Фото: Башинформ.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: