Башкортстан хатын-кызлары – махсус хәрби операциядә катнашучыларның әниләре һәм хатыннары, тылда эшләүчеләр – маскировкалау сеткалары үтә һәм сугышчыларга ярдәм күрсәтүдә башка күп эшләрне башкара.
Бишбүләк районында яшәүче хатын-кызлар “Туры линия” вакытында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировка үзләренең 800дән артык сетка үрүләре (16 мең кв.м.) турында әйтте.
“Ләкин бу гына аз. Безнең күбрәк үрү мөмкинлегебез бар, тик эш шунда: материал бик кыйммәт тора”,- диде алар.
Радий Хәбиров кайсыбер җитәкчеләргә бу мәсьәләдә ярдәм күрсәтергә кушты.
“Сез хаклы - масксеткалар СВО зонасында безнең сугышчыларның гомерен коткара. Алар кирәк”,- диде Башкортстан башлыгы.
Фото: Башинформ.