Барлык яңалыклар
Икътисад
28 ноябрь 2023, 11:51

Кырым белән дуслык бар!

Кырым белән дуслык бар!
Кырым белән дуслык бар!

Башкортостан Башлыгы Радий Хәбиров Кырым Республикасы Башлыгы Сергей Аксенов белән очрашты.

Көн тәртибендә-төбәкара хезмәттәшлекне ныгыту мәсьәләләре. Сергей Аксенов Башкортстан җитәкчелегенә һәм шәхсән Радий Хәбировка Кырым халкына ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерде.

- Очрашуларыбызга һәрвакыт шатбыз! Башкортстан җитәкчелеге кырымлыларга 2014 елдан ук Кырымга ярдәм итә, – дип билгеләп үтте Сергей Аксенов. - Беләбез, теләсә нинди катлаулы ситуацияләрдә бер-беребезгә таянып була. Хәзер без яңа төбәкләргә һәм махсус хәрби операциядә катнашучы яугирләребезгә бергәләп ярдәм итәбез.

Радий Хәбиров үз чиратында Кырым башлыгына 2019 елда Кырым шифаханәләре Сибайдан килгән балаларны ял итәргә кабул иткәннәре өчен рәхмәт белдерде. Башкортстан башлыгы шулай ук "Башкортстанда озын гомерлелек. Туризм" проекты кысаларында пенсионерлар өчен Кырымга сәфәрләр оештыру буенча хезмәттәшлек башларга тәкъдим итте.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: