Баллы Башкортстаныбыз бит ул!
ВДНХ күргәзмәләр комплексында үтүче «Русия» Халыкара күргәзмә-форумында Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы атналыгы старт ала.
«Башкортстан - аграр төбәк» дип аталган чара 28 ноябрьдән 2 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Бу көннәрдә безнең төбәкнең төп брендларына багышланган дистәләгән чара планлаштырылган.
Башкортстан стендына республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов барачак. Ул күргәзмәгә килүчеләр арасыннан оештыручылар махсус ысул белән ачыклаган бәхетле гаиләне бүләкләячәк. Гаилә атаклы башкорт балының бер елга җитәрлек запасына ия булачак. Бу төбәкнең әйдәп баручы умартачыларыннан 50 килограмм бал, дигән сүз.
Фото: МК RU