Барлык яңалыклар
Икътисад
25 ноябрь 2023, 15:40

Булмастайны булдыралар

Һәрхәлдә, үзләре шулай ди.

https://pravitelstvorb.ru
https://pravitelstvorb.ru

Уфада бизнес берләшмәләрнең форумын үткәрү турындагы карар “Власть һәм бизнес. Мөмкин түгел мөмкин” дигән түгәрәк өстәлнең төп нәтиҗәсе булды. Чара Халыкара бизнес атнасы кысасында оештырылды.

“Форум үткәрү өчен Уфаны сайлаулары очраклы түгел. Бизнес башлангычларны гамәлгә кертү буенча Башкортстан илдә лидерларның берсе булып тора. Власть һәм бизнес хезмәттәшлек итсә һәм уртак бурычлар өстендә эшләсә, бу төбәкнең социаль-икътисади үсешенә йогынты ясый”, – диде республиканың Застройщиклар ассоциациясенең башкарма директоры Адель Сәйфуллина.

Форумда катнашучылар власть һәм бизнеснең үзара бәйләнешен халыкара, федераль һәм төбәк дәрәҗәләрендә үстерү мөмкинлеге буенча фикер алыштылар, тәҗрибәләр белән уртаклаштылар. Очрашу нәтиҗәле үтте дип бәяләнде.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: