Барлык яңалыклар
Икътисад
25 ноябрь 2023, 13:40

Бездә аккумулятор заводы төземәкчеләр

Белорусларның шундый идеясе бар.

https://pravitelstvorb.ru
https://pravitelstvorb.ru

XVI Халыкара бизнес атналыгында “1AK-GROUP” холдингы идарәче компаниясенең финанс директоры Алексей Шиленок Башкортстанда аккумулятор батареяләре сепараторлары һәм литий аккумуляторлары җитештерү мөмкинлекләр бар, чөнки республика икътисади һәм химик инфраструктуралар буенча үсеш алган дип белдерде.

“Беларусь республикасы Башкортстанның дөнья аренасындагы төп партнерларының берсе булып тора. Без даими рәвештә уртак проектларны гамәлгә ашырабыз. Мәсәлән, 10 октябрьдә “АМКОДОР-Агидель”  ашлык киптерү техникасы җитештерү заводы эшен башлап җибәрдек. Без белорус коллегалар белән тагын бер завод төзибез. “АМКОДОР-Алга” грейдерлар, бульдозерлар һәм экскаваторлар җитештерәчәк. Инвестицияләр күләме 8 миллиард сумнан артык тәшкил итәчәк”, – диде Башкортстанның тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева.

Алексей Шиленок аккумуляторлар өчен сепараторлар җитештерү гади һәм очсыз булачак, дип ышандырды. Шул ук вакытта әлеге продуктка соару күп. Литий аккумуляторлары җитештерү буенча да фикер алыштылар. Бу төр аккумуляторлар, нигездә, электр транспортында кулланыла.

Әле бу проектны Башкортстан һәм Беларусь арасындагы хезмәттәшлекне үстерү буенча “юл картасы”на кертү эше бара.

 

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: