Барлык яңалыклар
Икътисад
23 ноябрь 2023, 20:54

Радий Хәбиров та катнашты

glavarb.ru
Фото:glavarb.ru

Бүген, 23 ноябрьдә,  Уфаның «Торатау» Конгресс-холлында Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Халыкара бизнес атналыгының пленар утырышында катнашты. Аның темасы -  «Послезавтра. Глазами международного сообщества». Дискуссия мәйданчыгында республика, тулаем ил үсеше һәм озак вакытлы чорда чит ил партнерлары белән хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алыштылар. Пленар утырышта чыгыш ясаганда, Башкортстан Башлыгы Халыкара бизнес атналыгы кунакларын сәламләде һәм төбәкнең тышкы икътисади эшчәнлегенең төп юнәлешләре турында сөйләде.

- Ел саен халыкара бизнес атналыгы кызыклырак һәм эчтәлеклерәк була бара. Халыкара геосәяси вакыйгалар контекстында бу форум дөньяның төрле почмакларыннан күпсанлы катнашучыларны җәлеп итә, - дип ассызыклады Радий Хәбиров. - Безнең мәйданчыкта эшләү өчен Уфага килгән чит ил делегацияләрен сәламләргә һәм аларга рәхмәт белдерәсем килә. Безнең өчен төп партнерларның берсе – Казахстан, ул көчле индустриаль державага әверелеп бара һәм бөтен дөнья белән хезмәттәшлек итә. Безнең аның белән товар әйләнеше арта, үзара интеграция барлыкка килә. Тугандаш Беларусь икътисади компетенцияләрне арттыра, бигрәк тә машина төзелеше өлкәсендә. Шуңа күрә Башкортстан, Казахстан һәм Беларусь триадасы, минемчә, зур үсеш потенциалына ия.

Төбәк җитәкчесе ерак чит илләр белән дә хезмәттәшлекне билгеләп үтте.

 - Кытай Халык Республикасы, әлбәттә, искиткеч сәнәгать үсешен исәпкә алып-безнең өчен чиксез мөмкинлекләргә ия  партнер. Халыкара бизнес атналыгына безнең Төркия коллегаларыбыз да килде. Без алар белән нәтиҗәле эшлибез. Форумга Һиндстан, Бангладеш делегацияләре килде. Безнең өчен бу яңа партнерлар, алар белән дә аралашырга телибез, – диде Радий Хәбиров. - Минемчә, мондый икътисади мөнәсәбәтләр тышкы шартларга карамастан үсәргә тиеш, – диде үз чыгышында Радий Хәбиров.

Чыганак: glavarb.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: