Икътисад
23 ноябрь 2023, 05:14

Киләчәк туризмы нинди булачак?

ibw-bashkortostan.comibw-bashkortostan.com
Фото:ibw-bashkortostan.com

Шушы көннәрдә старт алган  “Халыкара бизнес атналыгы-2023” кысаларында 22 ноябрьдә Уфада «Туристик киләчәккә караш. Бөтен дөнья буенча милли продукт" («Взгляд в туристическое будущее. Национальный продукт по всему миру»)  сессиясе узды.

Аны ачып, эшкуарлык һәм туризм министры урынбасары Азамат Галин билгеләп үткәнчә, бу юнәлеш безнең республика өчен өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора.

- Төбәкнең географик һәм климат характеристикалары безгә башкалардан аерылып торырга мөмкинлек бирә, - дип ассызыклады спикер. - Бездә барлык ландшафтлар диярлек бар, тау чаңгысы базалары, шифаханәләр эшли, елгалар буйлап йөзүләр үткәрелә, һәм без бу юнәлешләрне дүрт сезонда да үстерә алабыз. Башкортстан эчке туризмның күп юнәлешләрендә лидерлык позицияләрен ышаныч белән саклый. Узган ел туристлар агымы 2 миллион кешедән бәяләнә, һәм без бу күрсәткечнең 20-30-35% үсешен теркибез.

Азамат Галин игътибарны төбәкнең туристлык локацияләре инфраструктурасын киңәйтү, аларны төзекләндерү, яңа объектлар булдыру өстендә актив эшләвенә юнәлтте. Башкортстанда транспорт белән тәэмин итү һәм бизнеска ярдәм итү мәсьәләләре карала. 2023 елда туризмны финанслау күләме миллиард ярымнан артык сум тәшкил итте. Бу күрсәткеч буенча республика Русиядә беренче. Күптән түгел Учалы, Белорет, Баймак, Бишбүләк һәм Ишембай районнарында алты уникаль маршрут грант ярдәме алды. Республика өчен брендлы милли продукт булдыру бик мөһим, чөнки ул аның истәлекле урыннарын һәм инвесторларын берләштерәчәк. Бу продукт мәгълүматны алга җибәрү һәм төбәкнең туристларны җәлеп итүчәнлеген арттыру мәсьәләләрен хәл итүдә яңа корал булырга тиеш. 

Чыганак: ibw-bashkortostan.com

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас