

Бүген, 2023 елның 23 ноябрендә, БР Дәүләт Җыелышы-Корылтай утырышында җиденче чакырылыш депутатлары тарафыннан беренче укылышта булачак өч елга республика бюджеты проекты кабул ителде.
Закон проекты бюджет процессында катнашучылар белән эшләнде, БР Дәүләт Җыелышы – Корылтаеның профильле комитетларында һәм иҗтимагый фикер алышуларда каралды.
Бюджет проекты республиканың социаль-икътисади үсешен фаразлауның төп варианты нигезендә җыелган.
Республика бюджеты керемнәренең гомуми күләме 2024 елда 289 млрд сум, 2025 елда 285,8 млрд сум, 2026 елда 288,2 млрд сум тәшкил итәчәк. 2024 елда чыгымнар 299 млрд сум күләмендә планлаштырыла. 2025 һәм 2026 елларга 285,8 млрд сум һәм 288,2 млрд сум. 2024 елда Башкортстан Республикасы бюджеты дефициты 10 млрд сум дәрәҗәсендә билгеләнгән. 2025 һәм 2026 елларга бюджетның дефицитсыз характеристикалары планлаштырыла.
- Бюджет проекты ачык социаль характерда, чыгымнарның күп өлеше социаль өлкәнең эшчәнлеген һәм үсешен тәэмин итү өчен каралган. Моннан тыш, республиканы үстерүгә – юл хуҗалыгына, торак-коммуналь комплекска, авыл хуҗалыгына, Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыруга да шактый акча карала, - дип ассызыклады БР Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары – БР финанс министры Лира Игтисамова.
Бюджет проекты федераль дәрәҗәдә кабул ителгән Русия Федерациясе субъектларының дәүләт программалары белән идарә итү системасына яңа алымнарны исәпкә алып, бюджет процессының программа-максатлы принцибы нигезендә эшләнгән.
2024 елга программа чыгымнары өлеше республика бюджетының гомуми чыгымнары күләменең 94,7 процентын тәшкил итә.
БР Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутатлары белән фикер алышу барышында бюджетның керем өлешен формалаштыру, төзекләндерү, экология, агросәнәгать комплексын, сәламәтлек саклау, мәгариф, физик культура һәм спортны, яшьләр сәясәтен үстерү белән бәйле мәсьәләләр каралды.
Чыганак: pravitelstvorb.ru