Барлык яңалыклар
Икътисад
23 ноябрь 2023, 18:27

Башкортстан белән Казахстанны нәрсә бәйли?

Уфада XVI Халыкара бизнес атналыгы кысаларында БР Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров рәислегендә Башкортстан һәм Казахстан арасында хезмәттәшлекне үстерү буенча эшче төркем утырышы узды.

Чарада Казахстанның сәнәгать һәм төзелеш министры Канат Шарлапаев, РФнең Казахстандагы сәүдә вәкиле Антон Логинов, БР Хөкүмәтенең беренче вице-премьеры –икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов, Казахстан Парламенты Мәҗлесе депутаты Динара Шукижанова, вице-премьерлар һәм Башкортстан һәм Казахстан ведомстволары вәкилләре, Башкортстан предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.

Очрашуны ачып, Андрей Назаров ике республика арасында ныклы күп дәрәҗәле партнерлык урнаштырылуын ассызыклады. Тышкы сәүдә әйләнеше буенча Казахстан  – Кытайдан соң Башкортстан өчен икенче эре партнер. Казахстан делегациясе катнашмаса, халыкара бизнес атналыгы тулы составта узмас иде, дип өстәде спикер.

2023-2024 елларга Башкортстан һәм Казахстан хөкүмәтләре арасында хезмәттәшлекне үстерү буенча «Юл картасы» 5 юнәлеш буенча 57 чараны үз эченә ала. Ул чараларны гамәлгә ашыру барышын атналык мониторинглау өчен әһәмиятле проектлар белән идарә итү системасына интеграцияләнгән. Якын елларда ике төбәк тә импортны алмаштыру буенча эшне активлаштырырга, сәнәгатьтә, агросәнәгать комплексында кооперация элемтәләрен ныгытырга, сәламәтлек саклау өлкәсендә хезмәттәшлек итәргә, эчке туризмны, яшьләр һәм мәдәни алмашуларны үстерергә планлаштыра. 

Чыганак: pravitelstvorb.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: