Барлык яңалыклар
Икътисад
23 ноябрь 2023, 21:08

Андрей Назаров Угур Йылмаз белән очрашты

pravitelstvorb.ru
Фото:pravitelstvorb.ru

Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров Уфада XVI Халыкара бизнес атналыгы кысаларында Төркия Республикасының Казандагы Генераль консулы Угур Йылмаз белән очрашты. Бу консулның 2023 елның октябрендә билгеләнүеннән соң беренче сәфәре. Андрей Назаров Угур Йылмазны вазифага билгеләнүе белән котлады һәм Төркия белән Башкортстанның күпкырлы хезмәттәшлеген саклауда һәм ныгытуда казанышлар теләде.

– Безнең Төркия Республикасы белән хезмәттәшлегебез өч дистә елга якын дәвам итә. Бу вакыт эчендә хөкүмәт дәрәҗәсендә икътисади, фәнни-техник һәм мәдәни өлкәләрдә кооперация буенча ниятләребезне ныгытучы берничә мөһим килешү имзаланды, - дип сөйләде Премьер-министр. Министрлар Кабинеты башлыгы искәрткәнчә, 2022 елның декабрендә Истанбулда эшлекле партнерлар эзләүне җиңеләйтү, Башкортстан һәм Төркия компанияләре арасында хезмәттәшлек урнаштыру өчен Башкортстан Республикасы вәкиле эшли башлады. Бер елдан да кимрәк вакыт эчендә аның ярдәме белән республикада Төркия партнерлары катнашында 3 уңышлы инвестиция проекты эшли башлады.

- Гомумән алганда, Башкортстанда инвесторларның уңайлы эшләве өчен барлык шартлар да тудырылган. Шул ук вакытта безнең компанияләр дә Төркиядә перспективалы проектларны тормышка ашыруга әзерлекләрен белдерәләр. Мәсәлән, республиканың “Метта” предприятиесе кәнәфиләр җыеп җитештерүне башлап җибәрде. Проект буенча кертемнәр күләме 3 млн доллардан артык тәшкил итә. Әлбәттә, мондый перспективалы башлангычлар безнең һәм Төркия ягыннан актив ярдәмгә мохтаҗ. Монда без сезнең ярдәмегезгә дә өметләнәбез, – дип мөрәҗәгать итте консулга премьер-министр. 

Чыганак: pravitelstvorb.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: