Икътисад
23 ноябрь 2023, 04:12

300 миллионга якын акча бүленәчәк

pravitelstvorb.rupravitelstvorb.ru
Фото:pravitelstvorb.ru

Юл яны сервисы өлкәсендә Башкортстан Республикасы эшкуарларына ярдәм итүгә 3 елга 300 млн сумга якын акча юнәлтеләчәк. Бу хакта Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары — икътисади үсеш министры Рөстәм Моратов  – 22 ноябрьдән 1 декабрьгә кадәр Уфада узучы  XVI халыкара бизнес атналыгында (МНБ)   “Киләчәк юл буе сервисы - төбәкләрдә эшкуарлык үсеше ноктасы” («Развивай свое, запускай свое. Придорожный сервис будущего - точка роста предпринимательства в регионах»)  дип аталган стратегик сессия барышында хәбәр итте.

Рөстәм Моратов билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә Башкортстанда юл яны сервисы юнәлеше чикләр ябылу һәм эчке туризм үсеше белән бәйле рәвештә үсеш өчен зур потенциалга ия. Монда мөһим звено булып туризм тармагы сервисының сыйфатын яхшыртырга ярдәм итүче юл буе инфраструктурасын булдыру тора.

- Башкортстан өчен бу аеруча актуаль. Гомум файдаланудагы юллар озынлыгы буенча төбәк илдә икенче урында тора. Безнең республика аша 20 меңнән 45 меңгә кадәр автомобиль үткәрү сәләте булган өч федераль трасса үтә. Юлларның аерым участоклары актив рәвештә киңәйтелә, шулай ук М-12 трассасы төзелә. Без юл буендагы хезмәтне үстерү концепциясен эшләдек. 2024 елга кадәр юл буендагы сервисның бер мең объектын төзү һәм модернизацияләү үзләренә шактый амбициоз бурыч куйдылар, – диде Рөстәм Моратов. 

Чыганак: pravitelstvorb.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас