Икътисад
21 ноябрь 2023, 08:27

Кытайлар Башкортстан җирендә цемент җитештерерме?

Бу хакта потенциаль инвестор төбәк Үсеш корпорациясе мәйданчыгында үткән  киңәшмә вакытында хәбәр итте.

Кытайлар Башкортстан җирендә цемент җитештерерме?Кытайлар Башкортстан җирендә цемент җитештерерме?
Кытайлар Башкортстан җирендә цемент җитештерерме?

Кытайның цемент җитештерү оешмасы Башкортстан җирендә үз эшен башламакчы. Бу хакта потенциаль инвестор төбәк Үсеш корпорациясе мәйданчыгында үткән  киңәшмә вакытында хәбәр итте. Эчке Монголия провинциясенең инвесторы белән очрашуда Үсеш корпорациясе җитәкчесе һәм БР төзелеш һәм архитектура министрлыгы вәкилләре катнашты.

Очрашу вакытында инвесторны республиканың инвестицион потенциалы һәм предприятиене биредә оештыруның өстенлекләре белән таныштырдылар. Аерып әйткәндә, “Алга” икътисади зонасын җитештерү мәйданчыгы буларак сайлау мөмкинлекләренә басым ясалды. “Алга” резиденты булса, инвесторга салым, аренда, таможняга бәйле ташламалар гарантияләнә.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас