«Эшлекле Русия» Советының Мәскәү бүлеге әгъзасы, «Эшлекле Русия»нең хокук һәм салым өлкәсендә бизнес механизмнарын камилләштерү комитеты рәисе Наталья Демченко халыкара бизнес атналыгын масштаблы һәм нәтиҗәле вакыйга дип атады. Бу бизнес өлкәсендә эшләүчеләрне берләштерә торган һәм бизнес дөньясында позицияләрне ныгытып, иң кыю идеяларны актив үстерергә һәм тормышка ашырырга булышучы платформа.
- Хәерле көн, кадерле дуслар, хезмәттәшләр һәм партнерлар! Тиздән, 22-25 ноябрьдә, Уфада Казахстан, Үзбәкстан, Иран, Төркия, Беларусь кебек илләр белән берлектә халыкара бизнес атналыгы узачак. Башка кунакларны да көтәбез. Шунысын да билгеләп үтәсем килә, Бизнес атналыгы ел саен уза һәм бихисап катнашучыларны җыя".
Бизнес атналыгы,гадәттә, уңышлы уза. Узган ел анда Русиянең 60 тан артык төбәге катнашкан иде. Владимир Владимирович Путин узган 19 нчы төбәкара хезмәттәшлек форумында билгеләп үткәнчә, 20 нче Форум Уфада узачак. Бу бик мөһим вакыйга, чөнки Башкортостан Республикасының Русия икътисадында алдынгы позициядә торуын һәркем белә. Халыкара бизнес атналыгы, Наталья Демченко фикеренчә, дөнья эшкуарлыгы үсеше өчен уңай шартлар тудыруга ярдәм итүче грандиоз вакыйга булып тора. Аның кысаларында бизнес-берләшмә вәкилләре үзләренең һөнәри осталыкларын ныгыту гына түгел, ә киләчәк эшлекле дөньяны формалаштыруда актив катнашу мөмкинлеге дә ул.