РФ Дәүләт думасында хәбәр иттеләр:
кайбер пенсионерлар өчен түләүләр арта. РФ парламенты икенче һәм өченче укуда киләсе елда эшләмәүче пенсионерларга пенсияләрне арттыру турында закон кабул итте.
Киләсе елның 1 гыйнварыннан страховка пенсияләре 7,5 процентка артачак. Киләсе елга федераль бюджетка бу максатларга өстәмә рәвештә 234 миллиард сум акча салынган.
Пенсияләр арту 32 миллионнан артык кешегә кагылачак. Ошбу шатлыклы яңалык белән Дәүләт думасы Рәисе Вячеслав Володин уртаклашты.
Шулай ук Русия парламенты икенче һәм өченче укуда тагын бер мөһим закон проектын кабул итте. Ул хәрби хезмәт, эчке эшләр бүлегендә, янгынга каршы хезмәттә, наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту органнарында, җинаять-башкару системасы учреждениеләрендә, Росгвардия гаскәрләрендә, мәҗбүри башкару органнарында хезмәт иткән русиялеләргә кагыла.
2024 елның 1 октябреннән аларның пенсияләре 4,5 процентка артачак. Бу - 2,7 миллион сумнан артык тәшкил итә.
Дәүләт думасы спикеры Вячеслав Володин хәбәр итүенчә, узган ел хәрби хезмәткәрләрнең пенсияләре 19,5 процентка арткан. 2023 елның октябрендә алар тагын 10,5 процентка күтәрелгән.