-6 °С
Болытлы
22 ноябрьдә Халыкара бизнес атналыгы кысаларында «Яңа халыкара чынбарлыкта бизнесны яклау» сессиясе узачак.
Чараны оештыручы булып Башкортстан Республикасында Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил аппараты тора. Башкортстан Республикасының бизнес-омбудсмены Ирина Абрамова сессиядә катнашучыларны кызыклы программа көтә дип сөйләде. Чакырылган экспертлар Русия икътисадының төп өлкәләрендә килеп туган хәлгә үз карашларын тәкъдим итәчәкләр, шулай ук Русия бизнесын яңа шартларда саклау, эшләү турында фикер алышу булачак.
Тулырак: Монда.