2023 елның гыйнвар-октябрь айларында Башкортстанда 2,6 млн кв.м торак файдалануга тапшырылган, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 5 процентка артык. Бу хакта бүген, 20 ноябрьдә, төбәк Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә сүз барды. Республиканың төзелеш һәм архитектура министры вазифаларын башкаручы Владислав Сидоркин хәбәр иткәнчә, вице-премьер Марат Хөснуллин җитәкләгән төбәк үсеше буенча федераль хөкүмәт комиссиясе 2023 елда торакны файдалануга тапшыруның узган елгы күрсәткечләрен арттыру бурычын куйган. - 2022 ел йомгаклары буенча Башкортстанда барлыгы 3 млн 62 мең кв. м. кертелгән, - диде Владислав Сидоркин. - Ә быел 3,1 млн кв. м. күрсәткечкә ирешергә планлаштырабыз, - ди ул.
Тулырак: Монда бас!