Икътисад
15 ноябрь 2023, 09:30

Бизнесны үстерү өчен уникаль мөмкинлек

22-25 ноябрь көнәрендә Уфаның “Торатау” Конгресс-холлында халыкара бизнес атналыгы үтәчәк.

Эшкуарлыкны үстерү өчен уникаль мөмкинлекЭшкуарлыкны үстерү өчен уникаль мөмкинлек
Эшкуарлыкны үстерү өчен уникаль мөмкинлек

22-25 ноябрь көнәрендә Уфаның “Торатау” Конгресс-холлында халыкара бизнес атналыгы үтәчәк.

Халыкара бизнес атналыгы - дәүләт һәм коммерция структуралары өчен хезмәттәшлек һәм үсешнең мөһим аспектлары турында фикер алышу өчен уникаль мөмкинлек. Форумның кунаклары булып федераль һәм төбәк башкарма хакимият органнары җитәкчеләре, эшлекле даирә вәкилләре һәм төрле илләрдән, шул исәптән Кытай, Казахстан, Беларусь, Үзбәкстан, Төркия, Иран һәм башка илләрдән рәсми делегацияләр тора. Узган ел форум кысаларында илледән артык килешү төзелде һәм чарада өч меңнән артык кеше катнашты.

- Халыкара бизнес атналыгы-2023 башланырга санаулы көннәр кала. Еш кына нәкъ менә Уфа зур халыкара чаралар уздыру урыны булып тора,– дип билгеләп үтте Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров.

Быелгы форумның төп темасы -  “Иртәгәдән соң”. Атналыкның эшлекле программасы бизнес, икътисад, инвестицияләр өлкәсендәге төп мәсьәләләргә багышланачак.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас