Икътисад
7 ноябрь 2023, 07:35

Кытай автоконцернын республикада урнаштыру турында сөйләштеләр

Башкортстанның рәсми делегациясе Шанхайда өч көн эшләячәк.

Кытай автоконцернын  республикада урнаштыру турында сөйләштеләрКытай автоконцернын  республикада урнаштыру турында сөйләштеләр
Кытай автоконцернын республикада урнаштыру турында сөйләштеләр

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров Кытайга бизнес-миссия кысаларында Shandong Zingking Technology Co. Ltd. автоконцерны генераль директоры Ма Цзэнхуа әфәнде белән очрашу үткәрде.  Анда Кытай автоконцернын Башкортстан территориясендә урнаштыру һәм Shandong Zingking платформасы базасында махсус билгеләнештәге автомобильләр (ашыгыч ярдәм кареталары) җитештерүне локальләштерү мөмкинлекләре турында фикер алыштылар.

Мондый продукция Русия-Кытайның уртак бренды астында чыгарылырга һәм соңыннан бөтен Русия базарына чыгарылырга мөмкин, дип ассызыклады Андрей Назаров. Аның әйтүенчә, Кытай Башкортостан өчен кооперациянең өстенлекле юнәлеше һәм кызыклы партнер булып кала. Беренче чиратта сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләр ягыннан.

Башкортстанның рәсми делегациясе Кытайда өч көн эшләячәк.

Бизнес-делегация составында республика предприятиеләре һәм үсеш институтларының 40тан артык вәкиле бар. Визит кысаларында хезмәттәшлек турында килешүләр имзалау, В2В сөйләшүләр үткәрү планлаштырыла.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас