Икътисад
7 ноябрь 2023, 17:00

Андрей Назаров: “Күргәзмә шаккаттыргыч масштабта”

Илләр үзләренең иң алдынгы товарларын тәкъдим итә.

Андрей Назаров: “Күргәзмә шаккаттыргыч масштабта”Андрей Назаров: “Күргәзмә шаккаттыргыч масштабта”
Андрей Назаров: “Күргәзмә шаккаттыргыч масштабта”

Премьер-министр Андрей Назаров җитәкчелегендәге рәсми делегация Кытайда бизнес-миссия кысаларында Кытайның China International Import Expo Халыкара импорт товарлары күргәзмәсендә булды. Иң зур тармак күргәзмәсендә Кытайга продукция импортлаучы 60ка якын ил үз стендларын тәкъдим итте.

- Күргәзмә шаккатыргыч масштабта. Илләр үзләренең иң прогрессив товарларын тәкъдим итә. Русия Федерациясе стенды бик лаеклы күренә, ул 1,7 мең квадрат метрга җитә. Безнең ил тышкы товар әйләнешен, үзара мөнәсәбәтләрне һәм яңа уртак проектларны җәлеп итү өчен Кытайга үз юнәлешләрен тәкъдим итә. Бу — сәнәгать өчен югары технологияле карарлар, программалар белән тәэмин итү һәм логистик компанияләр хезмәтләре, шулай ук азык-төлек продуктлары, - дип билгеләп үтте Андрей Назаров.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас