Икътисад
6 ноябрь 2023, 11:01

Кытай - мөһим партнерларыбызның берсе

Кытайга бизнес-миссия барышында Башкортстан Премьер-министры Андрей Назаров Кытай халыкара бизнесны үстерү үзәге директоры – Кытайның Көньяк-Көнчыгыш Европада эшмәкәрлек алып бару ассоциациясе рәисе  – Ли Яньцзюнь белән очрашты. Очрашуда БР тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева, РФнең Кытайдагы сәүдә вәкиллеге каршындагы Башкортстан вәкиле Флюр Әсәдуллин, БР Сәүдә-сәнәгать палатасы президенты Тимур Хәкимов, БР Үсеш Корпорациясе генераль директоры Наил Габбасов, БР Кече эшмәкәрлекне үстерү һәм ярдәм итү Фонды генераль директоры Элиана Сәитова катнашты.

- Безнең белән 34 Республика компаниясе эшлекле элемтәләр урнаштырачак. Кытай Халык Республикасы хәзер Башкортстан өчен мөһим партнерларның берсе, республиканың тышкы сәүдә әйләнешендә аның өлеше 24,2% тәшкил итә, – дип башлады диалогны Андрей Назаров.

Башкортстан икътисады, Русиянең терәк төбәкләренең берсе буларак, комплекслы үсеш дәрәҗәсе югары булган күп тармаклы структура белән билгеләнә, дип сөйләде хөкүмәт рәисе. Төп басым сәнәгатькә, төзелешкә, транспортка һәм авыл хуҗалыгына ясала. Республикада бизнес вәкилләре өчен мөмкин кадәр уңайлы булган чит илләр белән хезмәттәшлек системасы төзелгән.

- Европа һәм Азиянең тоташуында логистика өчен уңайлы урнашудан тыш, безнең өстенлегебез – бизнес алып бару өчен уңайлы шартлар. Безнең бурыч – Башкортстан территориясендә эшли башлаган инвесторларның уңайлы шартлары булу – өстенлекле шартларда җир алудан алып РФ Законында каралган минималь салым салуга кадәр. Шуңа күрә барысы да бик тиз бара. Һәм инвестор якланган булсын өчен,   без административ ресурсыбыз белән инвестицияләүнең барлык этапларында аны озатып барабыз. Бездә Кытай капиталы катнашлыгы  белән төзелгән 9 компания эшли, һәм алар бу юлны күрәләр. Мондый компанияләр Башкортстан һәм Кытай хуҗалары мәнфәгатьләрендә дә эшли ала дип саныйм, — дип ассызыклады Премьер-министр.

Чыганак: pravitelstvorb.ru

 

Читайте нас