

Башкортстанның рәсми делегациясе Кытай Халык Республикасына эш сәфәре кылды. Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров Ляонин провинциясе губернаторы Цзинь говэй әфәнде белән очрашу үткәрде.
- Безнең хезмәттәшлек тарихы 1999 елда республика хөкүмәте һәм Ляонин провинциясе халык хөкүмәте арасында килешү имзалану белән башланды. Бу документ Башкортстанның Кытай белән сәүдә-икътисади һәм фәнни-техник элемтәләрен ныгытырга мөмкинлек бирә. Моннан тыш, Башкортстан башкаласы Уфа 2011 елдан Ляонин башкаласы Шэньянның тугандаш шәһәре булып тора, дип билгеләп үтте Андрей Назаров.
Үз чиратында, Цзинь Говэй әфәнде Кытай-Русия мөнәсәбәтләренең үсеш тарихында иң югары дәрәҗәгә ирешүен ассызыклады. Төбәкара хезмәттәшлек ике ил арасындагы ике яклы мөнәсәбәтләр өчен бик мөһим роль уйный.
Ляонин провинциясе Русия Федерациясенең барлык субъектлары белән хезмәттәшлеккә зур әһәмият бирә. Мин беләм, Башкортстан Республикасы Русиядә бик мөһим урын алып тора. Төбәк Азия һәм Европа киселешендә урнашкан, Евразиянең йөрәге булып тора. Икътисади күрсәткечләр һәм Башкортстан халкы саны буенча РФ субъектлары арасында алдынгы позициядә тора, республика табигый ресурсларның барлык төрләренә бай, – дип белдерде Цзинь Говэй әфәнде.
– Кытай республиканың тышкы сәүдә әйләнешендә 24,2% өлеше белән беренче урында тора. Башкортстанда, Ляонин провинциясендә кебек үк, үсеш алган сәнәгать комплексы бар. Ул үз эченә машиналар төзелешен, металлургияне, нефть химиясен, авыл хуҗалыгын һәм хәтта робототехниканы ала. Без Кытай коллегалары белән тыгыз хезмәттәшлектә үз төбәгебездә машина төзелеше өлкәсендә җыю җитештерүләрен оештыру һәм проектларны гамәлгә ашыру белән кызыксынабыз, – дип ассызыклады Андрей Назаров.
Бу хакта тулырак монда укый аласыз.
Чыганак: pravitelstvorb.ru