Икътисад
3 ноябрь 2023, 09:42

Техника саны арта

Игеннәр генә гөрләп үссен.

Техника саны артаТехника саны арта
Техника саны арта

Игеннәр генә гөрләп үссен.

   Агымдагы елның 10 ае эчендә Башкортстан аграрийлары 2400 данә яңа техника сатып алган. Аларның гомум хакы 11 миллиард сумга барып баса, бу 2022 ел күрсәткечләре белән чагыштырганда, 10 процентка күбрәк.

   "Кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү" милли проекты кысаларында Башкортстанда АПК паркын яңарту буенча төбәк программасы уңышлы эшләп килә. Шуның кысаларында аграрийларга авыл хуҗалыгы техникасын сатып алгандагы чыгымнарының 50 процентын субсидиялиләр. Барлыгы аграрийлар 434 трактор, 175 иген җыю, 18 мал азыгы җыя торган һ.б. техника сатып алган.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас