Икътисад
3 ноябрь 2023, 08:15

Татьяна Голикова: "Русиядә хезмәт хаклары 70,3 мең сумга җитте"

Ә ния аны без сизмибез? 

Татьяна Голикова: "Русиядә хезмәт хаклары 70,3 мең сумга җитте"Татьяна Голикова: "Русиядә хезмәт хаклары 70,3 мең сумга җитте"
Татьяна Голикова: "Русиядә хезмәт хаклары 70,3 мең сумга җитте"

Быелның сигез аенда уртача айлык хезмәт хакы 7,5% ка арткан һәм 70,3 мең сум тәшкил иткән, дип хәбәр итте РФ вице-премьеры Татьяна Голикова.

"Уртача айлык хезмәт хакылары, "Росстат"ның сигез айлык рәсми мәгълүматларына караганда, 2023 елның сигез аенда уртача  7,5% ка артып, 70,3 мең сумга җитте", - диде Голикова Русия Бәйсез профсоюзлар Федерациясе Генераль советы утырышы вакытында.

Аның сүзләренчә, эш бирүчеләргә мөмкинлекләре чикләнгән хезмәткәрләргә өлешчә хезмәт хакы түләү чыгымнарын каплау өчен быел 5 млрд сумлык ярдәм каралган. Ул эшкә урнашуны арттыруга юнәлдерелгән.

"2023 ел нәтиҗәләре буенча, ел азагына кадәр, 53 меңләп кешегә эш табарга ярдәм итәчәкбез", - дигән Голикова.

Фото: Комсомольская правда

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас