Икътисад
3 ноябрь 2023, 06:27

Сбербанк ипотека буенча ставкаларны күтәрде

Алып өлгердегезме? 

Сбербанк ипотека буенча ставкаларны күтәрдеСбербанк ипотека буенча ставкаларны күтәрде
Сбербанк ипотека буенча ставкаларны күтәрде

Сбербанк бүгеннән башлап беренчел һәм икенчел базарда ипотека буенча ставкаларны 1,4 процентка күтәрде. Хәзер ул 15,6 проценттан башлана, дип хәбәр итә кредит оешмасының матбугат хезмәтендә.

Дәүләт ярдәме программалары буенча ставкалар үзгәрми: "Дәүләт ярдәме" программасы буенча минималь ставка - 8 проценттан, "гаилә ипотекасы" буенча 6 проценттан тора.

Русия Банкы 27 октябрьдә төп ставканы берьюлы 2 процент пунктына - еллык 15 процентка кадәр арттырды.

Фото: Алексей Сухоруков/РИА- Новости.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас