Икътисад
1 ноябрь 2023, 16:55

Стәрлебаш җиләге

Сырганкалар үз итәрме?

Стәрлебаш җиләгеСтәрлебаш җиләге
Стәрлебаш җиләге

Сырганкалар үз итәрме?

 

Башкортстанның  Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы «Башкортстан җиләге агрокомлексы» масштаблы проектының беренче этабын тормышка ашыру өчен Екатеринбург инвесторына 48 гектар мәйдан җир бүлеп бирде.

Компания республиканың Стәрлебаш районында суперинтенсив типта сырганак плантациясе утыртырга планлаштыра. Җирләрнең бер өлешен эшкуарлар гадиләштерелгән процедура буенча аукционнар үткәрмичә алган.

- Авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләргә ярдәм итүнең бу чарасы Башкортстанда зур ихтыяҗ белән файдалана. Әгәр былтыр гадиләштерелгән процедура буенча 15 млн квадрат метр мәйданга 14 килешү төзелгән булса, быел октябрь ахырына кадәр 266 млн кв.метр мәйданлы 222 участок бирелгән, - дип комментарий бирде Башкортстан Республикасы җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Наталья Полянская.

– Өстәвенә, ташлама һәркемгә дә бирелә. Аңа кече фермер хуҗалыклары да, «Башкортстан җиләге агрокомлексы» кебек эре инвесторлар да дәгъва итә ала. Стәрлебаш районында проект өчен башта гадәти схема буенча 7 гектар мәйданлы участок бирелә, ә аннары тагын 2се инде гадиләштерелгән процедура буенча импортны алмаштыруга юнәлтелгән проектлар өчен сатуларсыз бирелә.

2033 елга кадәр инвестор 1000 гектар территорияне үзләштерергә планлаштыра. Моннан тыш, проект бакча җир җиләге өчен теплица комплексы төзүне күздә тота. Бу 600 эш урыны булдырырга һәм республика бюджетына шактый салым керемнәрен тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.

 

 

 

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас