Икътисад
24 октябрь 2023, 10:08

Лизинг. Шәхси эшкуарга ул ни бирә?

Ике машиналык ярдәм!..  

Лизинг. Шәхси эшкуарга ул ни бирә?Лизинг. Шәхси эшкуарга ул ни бирә?
Лизинг. Шәхси эшкуарга ул ни бирә?

Ике машиналык ярдәм!..

 

Башкортстанның төбәк лизинг компаниясе тарафыннан Габҗәлил районының Әскар авылында эшчәнлек алып баручы шәхси эшкуар Әнисә Әхтәмовага кече тоннажлы ике йөк автомобиле сатып алуга финанс ярдәме күрсәтелде.

 

Финанслау суммасы 2,8 миллион сум тәшкил итте. Эшкуар табышны 33 процентка арттырырга һәм 2 яңа эш урыны булдырырга ният куйган. Лизинг ярдәме төбәктә "Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычына ярдәм" гомумдәүләт проекты кысаларында гамәлгә ашырылды.

 

- Ташламалы лизинг бизнеска дәүләт ярдәме күрсәтү өчен мөһим финанс коралы булып кала. Моношәһәрләрнең, төньяк-көнчыгышның, Урал аръягының кече һәм урта предприятиеләре, шулай ук алдынгы социаль-икътисади үсеш территориясе резидентлары (ТОСЭР) гамәлдәге продуктлар линиясе кысаларында еллык 6% ташламалы ставка буенча җиһазлар, транспорт һәм автобуслар сатып алу мөмкинлегенә ия, - дип аңлатма бирде Башкортстанның эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов.

 

Эшкуар икмәк-күмәч һәм кондитер эшләнмәләре җитештерү буенча эшчәнлек алып бара, аның Аскар һәм Давыт авылында ике цехы бар. Үз автомобильләрен сатып алу рентабельлекне 17 процентка арттырыр мөмкинлек бирәчәк.

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас