

Уфа шәһәрендә 25-26 октябрьдә ВДНХ комплексында ике көнлек җиңел сәнәгать форумы үтәчәк. Анда 10 тематик түгәрәк өстәл, конференцияләр үткәрү планлаштырыла. Бу чара гади кешеләр өчен дә кызыклы булачак: аның кысаларында Үзбәкстан, Казахстан, Дагыстан һәм Башкортстанның 80ләп компнаиясе үзе теккән киемнәрне, аяк киемнәрен тәкъдим итәчәк.
Форум берничә территориягә бүленә. Әйтик, “Старт территориясендә” булачак дизайнерлар, студентлар үзләренең эшләрен тәкъдим итәчәк.
“Сыйфат территория”сендә стандартлаштыру, метрология һәм сынаулар төбәк үзәге җиңел сәнәгать әйберләре буенча консультацияләр бирәчәк.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә БР Хөкүмәте премьер-министры урынбасары – сәнзгать, энергетика һәм инновацияләр министры Александр Шельдяев белән “БВК” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең генераль директоры Альбина Кильдиголова сорауларга җавап бирде.
Бу тармакта эшләгән оешмалар льготалы шартларда кредитлар алырга да өмет итә ала. “Льготалы финанслау программасы кысаларында елына 1 процент белән 20 миллион сумга кадәр кредит алырга була. Килегез, сәнәгать оешмагызны ачыгыз, ярдәм итәчәкбез. Беренче ике елда кредитның процентын гына түләү каралган. Соңыннан, оешма аякка баскач, кредитны бер түләү белән каплап ,яңасын алып үсешә аласыз”, - дип бәян итте министр әфәнде.
Быел җиңел сәнәгать оешмалары 8 айда 10,7 миллиард сумлык продукция җитештергән. Икътисадта ул саллы гына өлешне алып тора.