

Ә эшкәртү эшләре ничек тора?
Бүген Хөкүмәттү үткән киңәшмәдә урып-җыю эшләренә төп нәтиҗәләр чыгарылды. Авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов белдерүенчә, катлаулы һава торышы шартларына карамастан, төбәктә бөртекле һәм кузаклы культураларның тулай җыемы 3,235 млн тонна тәшкил иткән. Бу төбәк ихтыяҗларыннан 1 миллион тоннага күбрәк.
– Хуҗалыклар чәчүлек җирләренең 97 процентын эшкәртте, – диде ул. –Гафури, Кырмыскалы Чакмагыш, Чишмә, Стәрлетамак һәм Авыргазы районнары уңганнары аеруча югары нәтиҗәләргә ирештеләр, гектарыннан 25 центнердан артык җыйдылар.
Вице-премьер республикада майлы культураларны һәм шикәр чөгендерен җыю дәвам итүен белдерде. Бу уңыш 60 проценттан артык мәйданда җыеп алынган.
Моннан тыш, хуҗалыклар уҗым чәчүне тәмалады. Быел узган елга караганда 110 мең гектарга артыграк итеп, 409 мең гектар җирдә бу зур эш эшләнде.
Язгы чәчүгә орлыкның 90 проценттан артыгы әзер инде.
Башкортстан Башлыгы авыл хуҗалыгы уңганнарына урып-җыю эшләрендә фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. Радий Хәбиров киләчәктә эшкәртү сәнәгатенә зур игътибар бүлү кирәклеген белдерде.
– Бернигә карамый, без яхшы уңыш җыеп алдык, диде Радий Хәбиров. – Авыл хуҗалыгы продуциясен күп җитештерүебез нык яхшы. Хәзер булган көчне аны эшкәртүгә юнәлтергә кирәк.