Икътисад
21 сентябрь 2023, 09:55

Хаклар үсә дә үсә...

   Август аенда еллык инфляция тагын да күтәрелгән. Чагыштыру өчен: июль аенда ул 2,8 процент тәшкил иткән булса, августта 3,7гә җиткән.

Хаклар үсә дә үсә...Хаклар үсә дә үсә...
Хаклар үсә дә үсә...

Август аенда еллык инфляция тагын да күтәрелгән. Чагыштыру өчен: июль аенда ул 2,8 процент тәшкил иткән булса, августта 3,7гә җиткән.

   Русия Банкының БРдагы бүлегенең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, моның сәбәпләре – кулланучыларның активлашуы һәм сумның “хәлсезләнүе”. Нәтиҗәдә, җитештерүчеләрнең һәм товар белән тәэмин итүчеләрнең чыгымнары арткан, алар кайсыбер товарларны азрак тәкъдим итә башлаган.

   Азык-төлек секторында чит илдән кертелгән җиләк-җимешләргә хак арткан. Атап әйткәндә, әфлисунга. Моннан тыш, сыер һәм дуңгыз, тавык ите, йомырка кыйммәтләнгән. Быел, җәй эссе килү аркасында, кыяр уңышы аз булды, шул сәбәпле аңа хаклар август аенда ук арта башлады.

   Автомобильләр һәм бензинга хаклар үсте. Ә менә смартфон, телевизор һәм эре көнкүреш техникасына хаклар тотрыкланган. Төзелеш өлкәсенең торган саен киңрәк җәелүе исә төзелеш материалларына хак артуга китергән.

   Тагын да бер күңелсез фактор – пассажир транспортына, атап әйткәндә, авиаочышларга хаклар һаман да үсә. Бу инде чит илдә ял итү хакларының күтәрелүенә китерә. Автомобильләргә һәм бензинга хак арткач, шуның өстәвенә, водительләр дә җитешмәү сәбәпле, такси хаклары арткан. 

    Фото: vk.com

                     

  

 

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас