Икътисад
4 сентябрь 2023, 09:15

Эшләрегез уң булсын, игенчеләр!

Башкортстанда 14 районда урып-җыю эшләре ахырына  җитте.

Эшләрегез уң булсын, игенчеләр!Эшләрегез уң булсын, игенчеләр!
Эшләрегез уң булсын, игенчеләр!

Башкортстанда 14 районда урып-җыю эшләре ахырына  җитте.

 

Гомум алганда  70% артык мәйданда  эш тәмам. Тагын  27 районда мәйданнарның яртысыннан күбесендә эш төгәлләнгән.

Бөртекле һәм кузаклы культуралар  73% мәйданда урылган, суктырылганы  –72% артык, яки 1 млн 240 мең гектар тәшкил итә.

Тулаем керем – 2,5 млн тонна. Тагын якынча  1 млн тонна бөртеклеләр җыеп аласы бар.

Урып-җыю белән уҗым чәчү эше дә параллель алып барыла.

Инде 240 мең. га яки пландагының  40% чәчелгән.

Алданрак хәбәр итүләренчә, уҗым мәйданнарын икеләтә арттыру планда тора.

Моннан тыш, 36 районда майлы культураларны җыя башладылар.

Әлшәй, Дәүләкән, Кушнаренко районнары игенчеләре шикәр чөгендеренә төште. 1 сентябрьгә  татлы тамыр 911 га (2%) җыелган, 12 мең тонна казып алынган. Уртача уңыш гектарыннан 215 центнер тәшкил итә. Сәламәтлек телибез сезгә игенчеләр! Эшләрегез уңышлы барсын!

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас