

БР Хөкүмәте премьер-министры Андрей Назаров Благовещенскига эш сәфәре чикләрендә Благовещенск районында “Озон” логистик үзәге төзелеше мәсьәләсе һәм кече эшкуарлык кластерын формалаштыру буенча киңәшмә үткәрде.
1 августта Благовещенск районында БР җитәкчесе Радий Хәбиров катнашлыгында булачак “Озон” логистик комплексының беренче нигез ташы салынган иде.
Андрей Назаров әйтүенчә, объектның гомум мәйданы 90 мең квадрат метрдан зуррак булачак. Үзәк туклану продуктларын һәм азык-төлек булмаган товарларны саклауга һәм сортларга аеруга билгеләнгән. Төзелешкә 6 млрд сум салыначак. Ул 2025 елда файдалануга тапшырылачак. Проект яңа эш урыннары булдыруга булышачак. Гомумән алганда, яңа проект Благовещенск шәһәре үсешеннән тыш, аңа якын урнашкан территорияләр үсешенә дә импульс бирәчәк.
БР Хөкүмәте сайтыннан.