Икътисад
27 август 2023, 14:11

Радий Хәбиров Санкт-Петербургта эшлекле форумда катнашты

Радий Хәбиров Санкт-Петербургта эшлекле форумда катнаштыРадий Хәбиров Санкт-Петербургта эшлекле форумда катнашты
Радий Хәбиров Санкт-Петербургта эшлекле форумда катнашты

26 августта Санкт-Петербургта Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров эшлекле форумда катнашты.

Эрмитажда Башкортстанның икътисади һәм инвестицион потенциалы презентациясе, шулай ук пленар утырыш узды, аның темасы төбәкара партнерлык территорияләрне үстерү нигезе.

Мәдәни башкала белән хезмәттәшлекнең төп юнәлешләренең берсе – Санкт-Петербург музейлары белән үзара хезмәттәшлек итү. Дәүләт Эрмитажы директоры Михаил Пиотровский үз чыгышында хезмәттәшлекнең яңа формалары турында сөйләде. Санкт-Петербург губернаторы шәһәрнең Русия төбәкләре белән яхшы хезмәттәшлеген билгеләп үтте.

- Без партнерлык сәясәтен сайладык. Без бер – беребез белән ярышмыйбыз, ә бер-беребезне тулыландырабыз, - дип белдерде Александр Беглов. Ул шулай ук туристлык тармагында Башкортстан һәм Санкт-Петербургның уртак проектларының потенциалын югары бәяләде.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас