Икътисад
14 август 2023, 17:05

Казахларның Сибайга күзе төшкән

Сибай нәрсәсе белән кызыклы?

https://pravitelstvorb.ruhttps://pravitelstvorb.ru
https://pravitelstvorb.ru

Башкортстан Хөкүмәте премьер-министры Андрей Назаров Казахстан республикасына эш сәфәре белән барганда Казахстанның тау эшкәртү компанияләренең берсенең вәкилләре белән киңәшмә үткәрде. Чарада катнашучылар Башкортстанда инвестиция эшчәнлеген үстерү мәсьәләләре буенча фикер алышты.

Андрей Назаров Сибай тау-баектыру комбинатының киләчәк язмышын билгеләүгә бәйле мәсьәләгә тукталды.

“Хәзер без Сибай предприятиесенең милек комплексын кабул итүне бәялибез. Шул ук вакытта комбинат базасында җитештерү эшчәнлеген гамәлгә ашыру өчен стратегик инвесторны җәлеп итү мәсьәләсен карыйбыз”, – диде ул

Аның әйтүенчә, безгә шундый инвестор кирәк: ул акча салу белән беррәттән иң уңайсыз дип саналган урыннардан тау токымнарын чыгара алу мөмкинлекләренә дә ия булырга тиеш. Бу тау эшкәртү инфраструктурасын тергезәчәк, эш урыннарын саклап калачак, шәһәрнең экологик проблемаларын хәл итәчәк, дип аңлатты Андрей Назаров.

Әлеге сөйләшү барышында Казахстаннан тау эшкәртү компаниясе проект белән кызыксынуын белдерде. Яклар, сентябрьдә очрашып, тиешле документка кул куярга килештеләр.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас