Икътисад
10 август 2023, 06:41

Аларның саны көннән-көн арта

БР буенча Федераль салым хезмәте идарәсендә хәбәр итүләренчә, “Һөнәри эшчәнлеккә салым” махсус салым режимының республика территориясендә гамәлгә керүенә өч елдан артык вакыт үтте. Әлеге салымны түләүчеләр булып теркәлгәннәр саны елдан-ел арта. Мисал өчен, 2023 елның 1 августына  республикада 158 меңнән арты кеше үзмәшгуль булып теркәлгән.

Үзмәшгульләрнең күпчелеге ташулар, маркетинг, реклама, төзелеш, чәчтараш һәм матурлык салоннары хезмәте күрсәтә, үзләре җитештергән продукцияне сата. Үзмәшгульләр өчен булган гади шартлар 18 яше тулмаганнар өчен дә кулай булып тора. Әйткәндәй, республикада балигъ булмаган үзмәшгульләр 2609 кеше тәшкил итә. Яшь үзмәшгульләрнең шактый өлеше илтеп тапшыру өлкәсендә – заказлар җыючы, курьер булып – эшли”, – диләр ведомствода.

Һөнәри эшчәнлеккә салымны физик затлар, шул исәптән эш бирүчесе һәм ялланган хезмәткәрләре булмаган товарлар җитештерүче яки хезмәт күрсәтүче шәхси эшкуарлар да куллана ала, ә аларның керемнәре календарь елында 2,4 млн сумнан артмый. Бу уңайлы ставкалы, гади теркәлүгә ия  махсус салым режимы.  Теркәлү өчен “Мой налог” мобиль кушымтасын йөкләп, селфи ясап һәм паспортны сканерлау җитә. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас