Икътисад
1 август 2023, 18:37

Җир җитди караш сорый

Русия Хөкүмәте үсешкә этәргеч бирә.

Җир җитди караш сорыйҖир җитди караш сорый
Җир җитди караш сорый

Русия Хөкүмәте үсешкә этәргеч бирә.

 

Башкортстан  Хөкүмәте утырышында Премьер-министр Андрей Назаров рәислегендә җир кишәрлекләрен инвесторларга бирүнең гадиләштерелгән тәртибен гамәлгә ашыру барышын карадылар.

Русия Хөкүмәте импортны алмаштыру эшен актив үстерүгә этәргеч бирә. Монда ярдәмнең иң мөһим чараларыннан берсе - җир кишәрлекләрен бирүне гадиләштерү. Моның өчен кирәкле бөтен норматив база бар. Республикада импортны алмаштыру максатларында җир кишәрлекләрен арендалау буенча 170тән артык килешү төзелгән инде.

  Проектларга кертелгән инвестицияләр күләме 11 миллиард сумнан артып китте, - дип билгеләде чыгышында Андрей Назаров.

Башкортстан Республикасының җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Наталья Полянская аныклап узганча, республика Хөкүмәте тарафыннан расланган исемлек нигезендә, чит илдә җитештерелгәнне алмаштыра торган эшчәнлек төрләре: авыл хуҗалыгы, азык-төлек продуктлары, текстиль әйберләре, буяулар, башка химик продуктлар, дарулар, электр җиһазлары һ.б. исәпкә алынган.

Министрлык җир кишәрлекләрен бирүнең гадиләштерелгән бердәм тәртибен оператив рәвештә эшләде - бу барлык процедураларны һәм инвесторларны җәлеп итү вакытын сизелерлек кыскартты.

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас