

Бүген республиканың 36 районында уҗым һәм сабан культураларын җыялар. Авыл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматы буенча, әле беренче 100 мең тонна иген суктырылган.
Иң күбе уҗым бодае җыелган: 25 мең гектардан күбрәк майданнан 79,5 мең мең тонна иген суктырылган. “Шулай ук республикада уҗым арышы, борчак, арпа һәм кайсыбер май культураларын актив җыялар. Лидерлар – Авыргазы һәм Стәрлетамак районнары. Алардагы хуҗалыкларда 20 мең тонна уңыш җыеп алынган”, – диләр аграр ведомстводан.
Быел игенчеләр алдында 1,7 миллион гектардан күбрәк басулардан бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар җыеп алу бурычы тора. Һава торышы һәм техника гына сынатмасын.
Әйткәндәй, илнең 54 төбәге язгы сабан культураларын страховкалаган. Бу исемлектә Башкортстан да бар. Бездә язгы чәчүнең 122 мең гектары страховкаланган.