

Бу күрсәткеч буенча республика "яшел" зонада урнашкан.
Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров рәислегендә муниципаль районнар һәм шәһәр округлары хакимият башлыклары катнашлыгында узган атналык киңәшмәдә Башкортстанда торак төзелеше мәсьәләсе каралды.
Премьер-министр билгеләп үткәнчә, төзелеш тармагы үсешенең иң мөһим күрсәткече - торакны файдалануга тапшыру күләме. Атна саен Русия Хөкүмәте каршындагы Аналитик үзәк тарафыннан тиешле «светофорлар» формалаштырыла. Мониторинг 30дан артык юнәлештә алып барыла.
- Бу күрсәткеч буенча республика "яшел" зонада урнашкан. Башкортстан торакны файдалануга тапшыру буенча тотрыклы алдынгы позицияләрне биләп тора: Идел буе федераль округында - 2нче урын, Русиядә - 7нче урын. Узган елда без рекордлы 3 миллион квадрат метр торак дәрәҗәсенә ирештек. Беренче яртыеллыкны, беренчел мәгълүматлар буенча, 1 млн 571 мең кв. м. нәтиҗә белән тәмамладык. Бу узган елгы күрсәткечләрдән 6% ка диярлек югарырак, – дип хәбәр итте Андрей Назаров.
. Мәсьәләне тикшерүне тәмамлап, Андрей Назаров муниципаль районнар һәм шәһәр округлары хакимиятләренә төзелгән, әмма әле теркәлмәгән күчемсез милекләрне ачыклау өчен, оператив рәвештә, тоташ инвентаризация үткәрергә, аларны теркәүне оештырырга, яңа мәйданнарны төзүгә җәлеп итү, инвесторлар табу һәм шәһәр төзү мөмкинлекләрен табу өчен нәтиҗәле алымнар табарга кушты.