

Дәүләт Думасы РФнең аерым субъектлары территориясендә партнерлык (ислам) финанславы буенча эшчәнлекнең эксперименталь хокукый режимын (ЭПР) билгеләү буенча эксперимент үткәрү турында закон кабул итте. Эксперимент ике ел дәвамында — 2023 елның 1 сентябреннән 2025 елның 1 сентябренә кадәр — Башкортстан, Татарстан, Чечня һәм Дагыстан территориясендә узачак. Эксперимент үткәрү территориясе Русия Банкы белән килешү буенча Хөкүмәт тарафыннан киңәйтелергә мөмкин.
Ислам банкингы яки финанславы дип ислам нормаларына ярашлы эшчәнлек алып баруны күздә тоталар. Процентларны түләү һәм аннан алынган процент килешүләре, билгесезлек шартлары белән килешүләр, шулай ук икътисадның билгеле бер секторларын финанслау тыела: уен бизнесы, дуңгыз ите, алкоголь продукциясе һәм тәмәке җитештерү. Шул ук вакытта банклар табышны инвестицияләрдән алалар.
Экспериментта катнашучылар процент ставкасы рәвешендә күрсәтелгән бүләкне (вознаграждение) билгели алмаячак. Шул ук вакытта түләүне үзгәрүчән зурлык рәвешендә билгеләү рөхсәт ителә, аның кыйммәте күрсәтелгән операцияләрне башкару нәтиҗәләренә бәйле рәвештә үзгәрә.
Шулай ук катнашучылар тәмәке һәм алкоголь продукциясе, корал, сугыш кирәк-яраклары җитештерү һәм мондый товарлар белән сәүдә итү, шулай ук уен бизнесы белән бәйле эшчәнлекне финансларга хокуклы булмаячак. Моннан тыш, экспериментта катнашучы физик яки юридик затларга социаль, раса, милли, тел яки дини билгеләре буенча ислам банкингының финанс хезмәтләрен күрсәтүдән баш тарта алмый.
Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров “Ведомости”га биргән интервьюсында ислам дөньясы илләреннән республикага чит ил инвестицияләрен җәлеп итүне бүгенге икътисади шартларда аеруча актуаль дип атады.
Чыганак: bashinform.ru