Икътисад
20 июль 2023, 08:41

Ашлык амбарга кайта башлады

Сездә дә урып-җыюга төштеләрме?

https://agriculture.bashkortostan.ruhttps://agriculture.bashkortostan.ru
https://agriculture.bashkortostan.ru

Республикада урып-җыю эшләре башланды. Аграрийлар 5,5 мең тоннадан артык уҗым бодае җыеп алган.

Әлеге культура күп районнарда өлгергән. Әмма колачлап җыярга яңгырлар комачаулый. Соңгы мәгълүматлар буенча, иң күп җыйган районнар – Авыргазы һәм Стәрлетамак.

Уҗым бодаеннан тыш, хуҗалыклар борчак, уҗым арышы һәм шепкән (рыжик) җыюны башлады.

Быел аграрийларга 1 миллион 760 мең гектардагы бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларны җыеп алырга кирәк. Үстергән уңышны амбарларга югалтуларсыз кайтарырга язсын.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас