Икътисад
19 Июля 2023, 16:00

Илшат Фазрахманов: Җиребезне сакчыл кулланырга тиешбез

Җирнең җилеген суырырга ярамый, ди министр.

https://pravitelstvorb.ruhttps://pravitelstvorb.ru
https://pravitelstvorb.ru

Бүген, 19 июльдә, Дәүләкән районында авыл хуҗалыгы культураларын үстерүдә биопрепаратлар куллануга багышланган семинар үтте. Биопрепаратлар, орлыклар һәм авыл хуҗалыгы техникасы җитештерү һәм сату буенча компанияләр оештырган чара “Регион Агро” хуҗалыгы базасында узды.

– Шәхси компанияләрнең мондый чаралар оештыруы шатлыклы, аларда аграрийлар продукцияне нәтиҗәле җитештерү тәҗрибәсе белән таныша, – диде республика хөкүмәте премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов. – Бүген тармакны үстерү стратегиясе, аз чыгымнар кулланып, күбрәк җитештерүгә нигезләнергә тиеш. Шул чакта гына без хәзерге санкцияләр чорындагы җиңел булмаган шартларда көндәшлелеккә сәләтле булачакбыз. Әмма шуны онытырга ярамый: җирне без сакчыл кулланырга – җилеген суырырга түгел, ә тулыландырырга – тиешбез.

Семинар барышында республиканың төрле почмакларыннан, шулай ук илнең берничә төбәгеннән килгән вәкилләр авыл хуҗалыгы культураларын нәтиҗәле үстерү алымнары белән танышты. Бөртекле культуралар, кукуруз, көнбагыш, шикәр чөгендеренең тәҗрибә басуларын карады.

Илшат Фазрахманов үсемлекчелеккә тукталып болай диде:

– 20нче гасыр ахырында гына республикада шикәр чөгендеренең уңдырышлылыгы гектарыннан 150 центнер булса, бүген заманча гибридлар, технологияләр, шул исәптән биопрепаратлар куллану ярдәмендә бу күрсәткеч гектарыннан 450-500 центнерга җитә. Шул ук вакытта шикәрлелек күрсәткече дә 19-20 процентка кадәр җитә. Элек мондый хәлнең булганы юк иде. Ләкин үсемлек “җигелеп” эшләгәндә авырулар барлыкка килә. Шуңа ашлама һәм үсемлекне яклау чараларын дөрес сайларга кирәк. Бәхеткә, эчтән консерватив булсалар да, безнең аграрийлар яңа технологияләрне актив куллана.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас