Икътисад
17 июль 2023, 13:13

Нинди машинада йөрергә тиешләр?

     Күптән түгел “Чиновниклар кайчан “Лада”га күчәр?” дип исемләнгән хәбәр биргән идек.

Нинди машинада йөрергә тиешләр?Нинди машинада йөрергә тиешләр?
Нинди машинада йөрергә тиешләр?

Күптән түгел “Чиновниклар кайчан “Лада”га күчәр?” дип исемләнгән хәбәр биргән идек.

   11 июльдә үткән пленар утырыш вакытында Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володин  “барлык бюджет оешмалары һәм власть органнары үзебезнең илдә җитештерелгән автомобильләр сатып алсын” дигән тәкъдим белән чыгыш ясаган.  

   “Әгәр без дәүләт власте органнары, бюджет оешмалары өчен зур дәүләт сатып алулары турында сөйлибез икән, димәк, үзебезнең ил автопромына йөз тотарга кирәк” дип мөрәҗәгать иткән ул РФ финанслар министры Антон Силуановка.

   Аның әйтүенчә, “бүгенге хәлдә безгә берничек тә дошманнарыбызны туендырырга кирәкми, чөнки бу акчалар шул ук Украинага ярдәм итү, аңа корал һәм техника китерү өчен файдаланылачак”.

   Ул Дәүләт Думасы депутатларын да ил автомобильләренә күчереп утырту яклы. “Дәүләт Думасы автопаркын тиз арада лада һәм москвичлар белән тулылану үзебездән тора”,- диде ул.

Фото: sportishka.com

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас