Икътисад
10 июль 2023, 09:35

Радий Хәбиров "Иннопром" күргәзмәсендә катнаша

10 июльдә Екатеринбургта Башкортостан Башлыгы Радий Хәбиров «Иннопром-2023» Халыкара сәнәгать күргәзмәсе эшендә катнаша.

Радий Хәбиров "Иннопром" күргәзмәсендә катнашаРадий Хәбиров "Иннопром" күргәзмәсендә катнаша
Радий Хәбиров "Иннопром" күргәзмәсендә катнаша

Делегация составына шулай ук төбәк Премьер-министры Андрей Назаров, беренче вице-премьер - икътисадый үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов, вице-премьер - сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры Александр Шельдяев, Башкортстанның үсеш һәм сәнәгать предприятиеләре институтлары җитәкчеләре керде. Эшлекле программа кысаларында Рәдий Хәбиров берничә эшлекле очрашу уздырачак. «Иннопром» мәйданчыгында төп вакыйгаларның берсе 2022 елда Россия төбәкләрендә сәнәгать сәясәтенең нәтиҗәлелеге рейтингы нәтиҗәләрен ишеттерү булачак. Исегезгә төшерәбез, 2021 ел нәтиҗәләре буенча Башкортостан икенче тапкыр рәттән бу рейтингны җитәкләде. Белешмә: "Иннопром" - Екатеринбургта 2010 елдан бирле үткәрелә торган Россиянең төп сәнәгать күргәзмәләренең берсе. Күргәзмәгә килүчеләр - сәнәгать предприятиеләре, федераль һәм төбәк җитәкчеләре.

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас