Барлык яңалыклар
Икътисад
26 Май 2023, 15:35

Стратегик партнерлык турында килештеләр

Агрохолдинг Башкортстан  үсешенә 24 млрд. сум инвестицияли.

Руфина Таҗиева Башинформ
Фото:Руфина Таҗиева / Башинформ

Башкортстан Республикасы Хөкүмәте, Сбербанк һәм «УК Стар Нафта» компаниясе стратегик партнерлык турында килештеләр. Килешүгә 26 майда Сибайда, Урал аръягыБөтенрусия инвестиция Сабантуе кысаларында кул куелды.

Агрохолдинг республиканың Әлшәй районында бройлерларның инкубацион йомыркасын җитештерү буенча репродуктор төзергә планлаштыра. Җитештерү куәте елына 40 млн инкубацион йомырка тәшкил итәчәк. Шулай ук елына 100 мең тонна ит җитештерү цехы төзеләчәк.

Инвестпроектның икенче юнәлеше - авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне 100 мең гектарга кадәр киңәйтү, авыл хуҗалыгы техникасын сатып алу, бердәм экспорт ноктасын булдыру максатыннан ашлык саклау өчен куәтләр төзү һәм модернизацияләү.

- Кош ите җитештерү - төбәк өчен актуаль юнәлеш,-диде БР Хөкүмәте премьер – министры урынбасары-авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов. - Өстәвенә, безгә республиканың агросәнәгать комплексының экспорт мөмкинлешен арттырырга кирәк. Шуңа күрә традицион рәвештә инвесторга ярдәм итәчәкбез, төбәктә моның өчен барлык шартлар да бар.

«УК стар Нафта» компаниясе генераль директоры Альбина Газизова билгеләп үткәнчә, нәтиҗәдә компания бердәм экспорт ноктасы булдырырга һәм Кытайда уртак предприятиегә тимер юл аша озатуны башларга планлаштыра. Бу елына 300 мең тоннага кадәр катнаш азык, кош-корт экспортларга мөмкинлек бирәчәк.

- Сбербанк инде берничә ел Башкортстан Республикасында эре инвестиция проектларын гамәлгә ашыруда төп партнерларның берсе булып тора, – диде Сбербанкның Башкортстан бүлеге идарәчесе Азамат Сәлихов. - Агросәнәгать комплексын үстерү - икътисадның тотрыклылыгы нигезләренең берсе. Шуңа күрә төбәк авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләренә ярдәм итү безнең өчен өстенлекле.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: