Барлык яңалыклар
Икътисад
25 Май 2023, 15:56

Әзербайҗан делегациясе белән очрашу

glavarb.ru
Фото:glavarb.ru

Бүген, 25 майда,  республиканың Дәүләт Җыелышы – Корылтае йортында Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Әзербайҗан Милли Мәҗлесе (Милли Җыелышы) парламент делегациясе белән очрашу үткәрде. Аны аграр сәясәт комитеты рәисе урынбасары, Әзербайҗан-Русия парламентара элемтәләр эшче төркеме әгъзасы Сабир Камал улы Гаджиев җитәкли. Көн тәртибендә – Башкортстан һәм Әзербайҗан арасында хезмәттәшлекне үстерү, эшлекле, мәдәни һәм фәнни элемтәләрне ныгыту. Әзербайҗан республиканың даими тышкы икътисади партнерлары санына керә. Узган ел товар әйләнеше 85 процентка артып, 92 миллион долларга җиткән. Үзара сәүдәдә башкорт экспорты өстенлек итә.

Әзербайҗан делегациясе Уфага "Нефть. Газ. Технологияләр" XXXI Халыкара махсуслаштырылган күргәзмәдә катнашу өчен килде. Масштаблы чара Русия нефть-газ химиясе форумы кысаларында уза. 

Чыганак: glavarb.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: